1. Ученикам
  2. Новости
  3. Шагыйрә Шакирова Резеда Флүр кызы белән очрашу.

Шагыйрә Шакирова Резеда Флүр кызы белән очрашу.

Апрель 16, 2025 Просмотров: 828
Шагыйрә Шакирова Резеда Флүр кызы белән очрашу.
Агымдагы елның 15 апрелендә шагыйрә Резеда Флүр кызы Шакирова үзе белем алган Иске Калмаш урта мәктәбенә очрашуга, кече яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен язылган "Шук буран" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгының исем туена, ягъни яңа гына Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында дөнья күргән китабы белән таныштыру чарасына кайтты.
1 - 4 нче сыйныф укучылары бу көнне бик көтеп алдылар. Алар шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Карандашлар” әкият - шигыре буенча курчак театры күрсәттеләр. Аларны бу күңелле чарага башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәнова Дилара Фәнил кызы әзерләде.
Чараны бик оста итеп Генерал Шәйморатов исемендәге 6 нчы а сыйныф укучылары Кудашева Ризана Римил кызы һәм Макулов Аяз Айнур улы алып бардылар. Сценарийны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Макулова Рәйфә Әмирҗан кызы төзеде.
Ә инде Резеда Флүр кызының үзен күрү, ягымлы тавышын ишетү - укучылар өчен аеруча кадерле булды. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды, теләкләрен җиткерде. Шагыйрә балаларны күпкырлы итеп тәрбияләү өчен кирәк булган әһәмиятле үзенчәлекләрне халык авыз иҗатында күреп, аның иң кыска жанры булган табышмаклар сәхифәсеннән җанлы итеп уен-дәрес тә оештырды. Мәктәп китапханәсенә, татар теле һәм әдәбияты кабинетына китаплар, ә укучыларга инша, диктантларны гел “биш”ле билгеләренә генә яздыра торган авторучкалар бүләк итте.
Чарага кунаклар да килде: Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының татар бүлеге мөхәррире Әхтәмова Дилбәр Гомәр кызы, район мәгариф бүлегенең телләр буенча методисты Капитонова Айгөл Зиннур кызы, хаклы ялдагы ветеран - укытучы, бихисап җырлар авторы Даутова Руниза Нәҗип кызы һәм җырчы Гәрәев Линат Фидат улы.
Әхтәмова Дилбәр Гомәр кызы китапның яшь буын өчен кирәкле булуын, балалар әдәбияты аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен билгеләде. Рәхмәт хатлары тапшырды, татар теле һәм әдәбияты кабинетына, китапханәгә нәшрияттан китаплар бүләк итте.
Руниза Нәҗип кызы Даутова шагыйрәбезгә багышлап шигырь юллары иҗат иткән. Ул шагыйрәнең балачагын, үсмер елларын, иҗади эшчәнлеген сурәтләп, аның күңел халәтенә тәңгәл килгән хисле шигырен укып ишеттерде:
“Резедәкәй, зәңгәр күлмәгеңне
Калмаш елгасында чайкадың.
Шуңадырмы инде илһамланып,
Каләм тибрәтә дә башладың.
Иҗатыңда сизәм таныш моңны,
Җәлеп итә һәрбер күңелне.
Һәм кечесе, һәм олысы өчен,
Рухи азык бирә түгелме?
Тыйнак кына иҗат буразнаңны
Тик үзеңчә генә сызасың.
Башкаларга һич тә ошамаган,
Тормыш җырыңны син сузасың.
Һәркемгә дә җитә якты нурың,
Җан җылыңны һәрчак тоябыз.
Остазыбыз итеп хөрмәт белән,
Иҗатыңа бишле куябыз.
Сихри елгам кебек талгын гына,
Иҗат диңгезендә йөзәсең.
Киләчәктә зур шагыйрә булып,
Калмашымны данга күмәрсең.”
Мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов шагыйрә Резеда Флүр кызы Шакировага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Иҗатында уңышлар, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде, тагын очрашулар көтеп калабыз, диде. Шагыйрәгә һәм килгән кунакларга “Оста куллар” түгәрәгендә укучылар гипстан эшләгән сувенирларны бүләк итте.(Түгәрәкнең җитәкчесе - Зөлфия Финал кызы Сабгиянова).
Самат Тимерхан улы чараны әзерләүче төркемгә: Дилара Фәнил кызы Хәсәновага, Рәйфә Әмирҗан кызы Макуловага, Илиана Ильяс кызы Кудашевага, Айсылу Үзбәк кызы һәм Финал Зәки улы Сәлимгәрәевларга, Зөлфия Финал кызы Сәбгыяновага, Полина Рим кызы Макуловага рәхмәт сүзләрен белдерде.
Китап бәйрәмен тагын да ямьләндереп, Линат Фидат улы Гәрәев җырларын бүләк итте.
Чара телебезнең гимны – “Туган тел“ җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.
Шулай ук шагыйрә Резеда Флүр кызы Шакирова һәм килгән кунаклар мәктәпнең музеена, китапханәгә керделәр, кабинетлар белән таныштылар. “Беренчеләр хәрәкәте” оештырган “түгәрәк өстәл”дә катнаштылар (җитәкччесе Полина Рим кызы Макулова).
Күркәм чара һәркемнең күңелендә онытылмас тәэссиратлар калдырды.