1. Ученикам
  2. Новости
  3. "Тукай моңнары"

"Тукай моңнары"

Апрель 26, 2025 Просмотров: 9
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул!
Бу уңайдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Бәйгенең 1 нче этабында 600 дән артык эш каралган, финалга шуларның 120 се үткән.
Безнең Иске Калмаш урта мәктәбенең өч укучысы "Тукай моңнары" XIII Бөтенрусия фестиваль-бәйгесенең финал этабында катнаштылар һәм уңышлары белән сөендерделәр. Алар “Тукай сүзе төрле телләрдә” һәм “Гамьле дөнья” номинацияләре буенча бу турга үттеләр. Кудашева Ризана Римил кызы 1 нче дәрәҗәдәге Дипломга ( җитәкчесе – Макулова Рәйфә Әмирҗан кызы) , Гилязова Милия Ирек кызы 3 нче дәрәҗәдәге Дипломга ( җитәкчесе – Макулова Рәйфә Әмирҗан кызы), Акмалова Карина Илсур кызы 3 нче дәрәҗәдәге Дипломга (җитәкчеләре – Сухова Ирина Фәнүр кызы һәм Сабгиянова Зөлфия Финал кызы) лаек булдылар.
“Тукай моңнары” бәйгесеннән соң, бәйрәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салынды, “Язларда кайта Тукай” дигән театрлаштырылган җырлы – моңлы тамаша узды.
“Тукай моңнары” бәйгесендә катнашу, Тукайның 139 еллыгына багышланган искиткеч чараны карау — укучылар өчен зур шатлык булды. Бәйгедә катнашучы укучылар һәм аларның укытучылары оештыручыларга зур рәхмәт хисләре белән кайттылар!
Укучыларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңа үрләр телибез!
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән әти – әниләренә дә рәхмәтләребезне җиткерәбез.